Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

https://tnv.ru

02 Октябрь 2026, 10:19

20

0

Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
1 октябрьдән Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Тиешле күрсәтмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Режимны кертүгә үсемлекләрнең кар астында чери башлавы, кырау һәм туфракның артык дымлануы кебек куркыныч табигать күренешләре сәбәп булган. Бу чара азык-төлек иминлегенә янаган куркынычны булдырмау өчен кабул ителгән.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, якын көннәрдә республикада көннәр тагын да суытачак. Дүшәмбегә каршы төндә һава температурасы −5 градуска кадәр төшәчәк. 1 октябрьдә Казанда җылыту сезоны вакытыннан алда башланды.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар