https://tnv.ru
01 Октябрь 2026, 16:02
40
0
Бүген Татарстанда җылыту сезоны вакытыннан алда башланды. Беренче чиратта җылылык социаль учреждениеләргә — хастаханәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына бирелә. Казанда күпфатирлы йортларга җылылык этаплап җибәреләчәк.
Җылыту системасын тулысынча көйләү өчен ике атнага кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. Гадәттә, уртача тәүлек температура биш көн дәвамында +8 градустан түбән торса, җылытуны кабызалар. Быел аны көтеп тормаска карар кылынган.
Синоптиклар фаразы буенча, якын көннәрдә республикада һава торышы кискен начарланачак. Иртәгә үк җепшек кар явуы ихтимал, төнлә һава температурасы −2 градуска кадәр төшәчәк. Ял көннәрендә дә җепшек кар явачак: төнлә −3 градуска кадәр суыта, көндез +8 градустан җылы булмаячак.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0