Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 6 октябрьгә каршы төндә һава −9 градуска кадәр суытачак

Татарстанда 6 октябрьгә каршы төндә һава −9 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

05 Октябрь 2026, 12:50

8

0

Татарстанда 6 октябрьгә каршы төндә һава −9 градуска кадәр суытачак
Сишәмбе, 6 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Төнлә явым-төшем көтелми, көндез бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы 0…−5 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән −9 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +8…+13 градуска кадәр җылыначак.

Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары −1…−3 градус күрсәтәчәк, түбән урыннарда −5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура +8…+10 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар