https://tnv.ru
12 Октябрь 2026, 10:31

12–18 октябрьгә магнит давыллары фаразын Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты Кояш астрономиясе лабораториясе белгечләре игълан итте.
Фаразларга караганда, магнит давыллары башланган атна киеренке булачак. Дүшәмбе, 12 октябрьдә, Мәскәү вакыты белән иртәнге 3:00тән 9:00гә кадәр көчле магнит давылы көтелә. Төш вакытыннан соң магнитосфера тынычланачак, алдагы вакытта давыллар фаразланмый.
Сишәмбе, 13 октябрьдә, кабат тынгысыз чор булачак: магнит давыллары иртәнге 3:00–9:00 һәм кичке 15:00–18:00 сәгатьләрдә көтелә. Алар гадәттән тыш көчле булмаса да, сизелерлек булачак.
Галимнәр сүзләренчә, Җир ял көннәрендә кояш плазмасы китергән көчле йогынтыдан соң әле дә торгызыла. 14–18 октябрьдә тыныч һава торышы сакланачак.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0