Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" - "Сочи": ТНВда туры трансляция

"Ак Барс" - "Сочи": ТНВда туры трансляция

https://tnv.ru

12 Октябрь 2026, 17:50

"Ак Барс" - "Сочи": ТНВда туры трансляция
12 октябрьдә «Ак Барс» Фонбет КХЛ чемпионатының даими сезонында «Сочи» командасы белән очраша. Казандагы «Татнефть Арена» боз сараенда узачак матч 19:00 сәгатьтә башлана. Уенны ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.

Казанлылар соңгы матчта үз бозында «Северсталь»гә 1:4 исәбе белән оттырды. «Сочи» исә «Спартак»ка 0:2 исәбе белән җиңелде. 

«Ак Барс» составында җәрәхәтләнгән һөҗүмче Артём Галимов уйнамаячак. Кунаклар исә капкачы Пётр Андреянов, сакчы Кэмерон Ли һәм һөҗүмче Владислав Карадан башка чыгыш ясаячак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар