Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 14 октябрьдә һава +24 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда 14 октябрьдә һава +24 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

13 Октябрь 2026, 15:57

Татарстанда 14 октябрьдә һава +24 градуска кадәр җылыначак
Чәршәмбе, 14 октябрьдә, Татарстанда җәйге җылы һава торышы сакланачак. Зур явым-төшемнәр көтелми.

Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 4–9 метр булачак. Көндез урыны белән җил 12 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Синоптиклар фаразы буенча, җылы төннән соң республикада эссе көн көтелә: төнлә һава температурасы +5…+10 градус, көндез +19…+24 градуска кадәр булачак.

Казанда 14 октябрьгә каршы төндә һава температурасы +8…+10 градус тәшкил итәчәк. Көндезге иң югары температура +19…+21 градуска җитәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар