Онлайн трансляция

Свернуть

Климат шартлары уңышка йогынты ясады: планнан 600 мең тоннага кимрәк булырга мөмкин | Адымнар

Климат шартлары уңышка йогынты ясады: планнан 600 мең тоннага кимрәк булырга мөмкин | Адымнар

https://tnv.ru

13 Октябрь 2026, 11:33

Климат шартлары уңышка йогынты ясады: планнан 600 мең тоннага кимрәк булырга мөмкин | Адымнар
Бездә авыл хуҗалыгы гаять тотрыксыз шартларда эшли. Ачык һава астында миллионлаган кешене ашатырдай күләмдә икмәк, бәрәңге үстереп, сөт җитештереп - гомумән стратегик бурыч - азык-төлек белән тәэмин итеп кара син!

Быелгы сезон да әнә шундый климат үзгәрешләренә бәйле булды. Бу көннәрдә Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Аны авыл хуҗалыгы культуралары- куркыныч агрометеорологик күренешләргә дучар булу белән сәбәпле, Рәис карары белән керттеләр.
Язгы салкыннар, җәйнең артык явымлы килүе - быелгы уңышның сыйфатын һәм күләмен киметте. 4 млн 300 мең тонна җыярга планлаштырып, 3 млн 700 мең тонна ашлык суктырыла.

Һава торышы бн бәйле югалтуларга, бөртеклеләрнең бәясе түбән булу да өстәлә. Шушы шартларда азык төлек иминлеге мәсьәләсе ничек хәл ителә? Киләсе ел уңышына нык нигез сала алалармы?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар