https://tnv.ru
14 Октябрь 2026, 10:46

Татарстанда 2027 елдан трамвай инфраструктурасын төзекләндерү буенча өч еллык программа гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының бюджет комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова хәбәр итте.
Программаны финанслауга ел саен 5 млрд сум каралган. Казанга елына 3 млрд сум, Чаллы белән Түбән Камага берәр млрд сум бүлеп биреләчәк.
Кисапова сүзләренчә, программаны башлап җибәрү турында карар сентябрь ахырында кабул ителгән. Шуңа күрә әлеге чыгымнар бюджет проектында әлегә исәпкә алынмаган.
Моннан тыш, Татарстан трамвай паркын яңартуга ел саен тагын 1 млрд сум юнәлтергә ниятли. 2026 ел ахырына кадәр Беларуста җитештерелгән 22 трамвай вагоны кайтарылыр дип көтелә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0