Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 130 ел элек куелган җылылык рекорды яңартылды

Казанда 130 ел элек куелган җылылык рекорды яңартылды

https://tnv.ru

14 Октябрь 2026, 11:42

Казанда 130 ел элек куелган җылылык рекорды яңартылды
Казанда җылылык рекорды яңартылды. 2026 елның 13 октябрендә һава температурасы +22,3 градуска җитеп, бу көн өчен моңа кадәр теркәлгән иң югары күрсәткечне узган.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, элекке рекорд 1896 елдан бирле сакланган. Ул чакта «Казан-Университет» метеостанциясендә +20,1 градус теркәлгән.

«Казан-Аэропорт» метеостанциясендә исә 13 октябрьдә һава +21,3 градуска кадәр җылынган. Шулай итеп, быелгы октябрь гадәттән тыш җылы һава торышы белән генә түгел, 130 ел сакланган рекордның яңартылуы белән дә тарихка керде.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар