https://tnv.ru
19 Октябрь 2026, 16:34

Татарстанда бу атнада һава торышы нинди булачагын республика Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр. Ведомство мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә республикада атмосфера басымы югары булачак, явым-төшемнәр көтелми.
Синоптиклар аңлатуынча, хәзер һава торышы Арктикадан килгән антициклон йогынтысында формалаша. Шуның аркасында сизелерлек салкынайды. Әмма һава әкренләп үзгәрә һәм җылыначак.
Сишәмбе, 20 октябрьдә, Татарстан антициклонның үзәк өлешендә урнашачак. Төнлә һава температурасы -1…-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез +7…+12 градустан артмаячак.
Чәршәмбе, 21 октябрьдә, төнлә һава температурасы -4…+1 градус тәшкил итәчәк. Көндез иң югары температура +8…+13 градуска җитәчәк.
Пәнҗешәмбе, 22 октябрьдә, төнлә -2…+3 градус салкын булачак. Көндез һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак.
Алдан билгеле булганча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 23–24 октябрьдә, Татарстанда тыныч һәм коры һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы +9…+14 градус булачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0