https://tnv.ru
19 Октябрь 2026, 17:14

15 октябрьдән Казанның юл хезмәтләре кышкы эш тәртибенә күчте. 23 миллион квадрат метрдан артык мәйданны дүрт подрядчы оешма җыештырачак. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Барлыгы 580 махсус техника әзерләнгән, шуларның 352се кышкы эшләргә көйләнгән. 53 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 930 тонна реагент тупланган. Моннан тыш, тагын 7600 тонна реагент сатып алу турында килешү төзелгән. Сыек реагентны һава температурасы -7 градус булганда куллану чыгымнарны 10 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирә.
Казанда кар эретү өчен сигез пункт әзер. Әмма алар тәүлегенә 8 мең тонна гына кабул итә ала. Бу исә кирәкле 18–20 мең тоннадан азрак. Шуңа күрә «Салават Купере» торак комплексында газ белән эшләүче кар эретү пункты төзелә, ә Воровский урамындагы мәйдан киңәйтелә.
Күп кар яуган очракта карны вакытлыча саклау өчен 15 мәйдан әзерләнгән.
Юл хезмәтләрендә 549 машина йөртүче һәм 561 эшче хезмәт куя. 1 ноябрьдән аларга тагын 375 кеше кушылачак, әмма хезмәткәрләр җитмәү проблемасы саклана.
Диспетчерлык хезмәтләре тәүлек әйләнәсендә эшли. Шәһәрдәге юлларның торышы турында мэриянең шалтыратулар үзәгенә һәм «Моя Казань» чат-ботына хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0