Онлайн трансляция

Свернуть

22 октябрьдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы көтелә

22 октябрьдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы көтелә

https://tnv.ru

21 Октябрь 2026, 13:51

22 октябрьдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы көтелә
Пәнҗешәмбе, 22 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Алдагы төндә республикада һава температурасы -4…+1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак.

22 октябрьгә каршы төндә Казанда һава температурасы -1…+1 градус булачак. Түбән урыннарда ул -4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава +10…+12 градуска кадәр җылыначак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар