Онлайн трансляция

Свернуть

Октябрь Татарстанда күзәтүләр тарихындагы иң җылы айларның берсе булырга дәгъва итә

Октябрь Татарстанда күзәтүләр тарихындагы иң җылы айларның берсе булырга дәгъва итә

https://tnv.ru

23 Октябрь 2026, 15:38

Октябрь Татарстанда күзәтүләр тарихындагы иң җылы айларның берсе булырга дәгъва итә
Татарстанда октябрьнең уртача һава температурасы 8 градус чамасы булыр дип көтелә. Бу 1974 елда теркәлгән рекордтан югарырак. Ул вакытта уртача температура 7,8 градус тәшкил иткән, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология үзәгенең һава торышын фаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Айның икенче ункөнлеге 1965 елдан бирле иң җылысы булган: уртача температура 11,1 градус тәшкил иткән, ә норма буенча ул 5,4 градус булырга тиеш. Моңа кадәр мондый җылы ункөнлек 2009 елда күзәтелгән, әмма ул вакытта уртача температура 10 градус булган.

«Бу октябрь иң җылы яки иң җылы айларның берсе булырга дәгъва итә», — дигән Ирина Трущина «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар