Онлайн трансляция

Свернуть

Пилотсыз КАМАЗлар Мәскәүдән Казанга беренче йөкне алып кайтты

Пилотсыз КАМАЗлар Мәскәүдән Казанга беренче йөкне алып кайтты

https://tnv.ru

23 Октябрь 2026, 14:47

Пилотсыз КАМАЗлар Мәскәүдән Казанга беренче йөкне алып кайтты
Татарстанның транспорт тармагы өчен мөһим вакыйга. Бүген безнең Республикада җыелган пилотсыз КАМАЗлар Мәскәүдән Казанга беренче тапкыр йөк алып кайтты.

Алар белән кеше түгел, ә технологияләр идарә итә. Киләсе атнада Казанда - Диджитал Вик форумы узарга тиеш. Анда роботлар бәйгесе булачак. Бүген пилотсыз КАМАЗларга төяп әнә шунда катнашачак роботларны алып килделәр. Машиналарның һәрберсенә югары сыйфатлы камералар урнаштырылган. Алар юлдагы хәлне 250 метр алдан күреп карар кабул итә.

Киләчәкнең безгә бик якын булуына бүген Динә Нәҗметдинова инанды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар