Онлайн трансляция

Свернуть

Томанлы иртә: Казанда һава температурасы +8 градустан артмаячак

Томанлы иртә: Казанда һава температурасы +8 градустан артмаячак

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2026, 09:03

Томанлы иртә: Казанда һава температурасы +8 градустан артмаячак
Бүген Татарстанда һава +4…+9 градуска кадәр җылыначак. Казанда көндез һава температурасы +6…+8 градустан артмаячак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Әлегә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми.

Синоптиклар фаразына караганда, яңгыр һәм кар сишәмбе көнне башланачак. Исегезгә төшерәбез: Татарстан башкаласында октябрь ае температура рекорды белән тәмамланды. Бу — ай дәвамында теркәлгән алтынчы рекорд.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар