Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2026, 15:37

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә
Бүген иртән Казанны кабат куе томан каплады. Белгечләр моны һава температурасының кискен үзгәрүе белән бәйли. Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, якын көннәрдә һава торышы шактый үзгәрәчәк.

Татарстанның көнбатыш һәм көньяк районнарында бераз яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +8 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә -4 градуска кадәр төшәчәк.

Чәршәмбе көнне атмосфера фронты үтү сәбәпле, яңгыр көтелә. Пәнҗешәмбедә явым-төшем җепшек кар рәвешендә булачак. Көндез һава +5 градуска кадәр җылыначак.

Атна ахырына кадәр циклоннар һәм атмосфера фронтлары йогынтысында җепшек кар, кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин. Синоптиклар юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә тормоз системасына һәм шиннарның торышына аеруча игътибар бирергә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар