Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда куе томан сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда куе томан сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2026, 10:17

Татарстанда куе томан сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре республика территориясендә куе томан сәбәпле шторм кисәтүе игълан итте.

«Якындагы 1–3 сәгать эчендә, 2026 елның 3 ноябре дәвамында Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән көчле томан көтелә. Күрү мөмкинлеге 50 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начарланырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: куе томан һава температурасының кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, якын көннәрдә һава торышы шактый үзгәрәчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар