https://tnv.ru
05 Ноябрь 2026, 10:48

Климат белгече Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына биргән әңгәмәсендә Татарстанда арктик һава кергәннән соң кабат җылытачагын белдерде.
Ул ноябрьнең инде кыш алды чоры булуын искәртте. Көзнең соңгы аенда уртача айлык һава температурасы 2,5 градус тәшкил итә.
Хәзер җылы октябрьдән соң Татарстанга арктик һава керде. Яңгыр һәм шунда ук эреп бетәчәк җепшек кар көтелә. Атмосфера басымы да түбәнәя башлаган.
«Һава торышы тотрыксыз, әмма озак вакытка исәпләнгән фаразлар буенча, киләсе атнада кабат бераз җылытачак», — диде Переведенцев.
Ул Татарстанда тотрыклы кар катламы гадәттә 17-22 ноябрь аралыгында ята башлавын искәртте. Җылы көннәр артканга, кар катламы да элеккегә караганда соңрак барлыкка килә. Переведенцев узган ел беренче карның 17 ноябрьдә яуганын искә төшерде. Ләкин тотрыклы кар катламы декабрь башында гына урнашкан.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0