Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның көнчыгышында төнлә һәм иртән көчле кар көтелә

Татарстанның көнчыгышында төнлә һәм иртән көчле кар көтелә

https://tnv.ru

05 Ноябрь 2026, 12:32

Татарстанның көнчыгышында төнлә һәм иртән көчле кар көтелә
6 ноябрь, җомга көнне, Татарстанда аз һәм уртача кар, җепшек кар явачак. Төнлә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән көчле кар көтелә.

Кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән ул секундына 15–18 метрга кадәр көчәячәк.

Алдагы төндә республикада һава температурасы -1…-6 градус булачак. Казанда -1…-3 градус салкын көтелә.

Көндез Татарстанда һава температурасы -1…+3 градус тирәсендә булачак. Татарстан башкаласында көндез 0…+2 градус көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар