https://tnv.ru
05 Ноябрь 2026, 12:16

Мөслимдә тарихи Карл Маркс урамын төзекләндергәннәр. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урамда туган якны өйрәнү музее, элекке хатын-кызлар гимназиясе бинасы һәм сәүдәгәр Федоров кибете урнашкан. Биредә җәяүлеләр юлларына таш түшәлгән һәм асфальт җәелгән, машина кую урыны һәм велосипед юллары булдырылган. Шулай ук агачлар утыртканнар, газон чәчкәннәр.
Моннан тыш, электр белән тәэмин итү челтәрләре урнаштырылган, яктырту баганалары һәм видеокүзәтү җиһазлары куелган. Килүчеләр өчен сәнгать объектлары, яңгырдан һәм кояштан ышыклану урыннары, шәһәр картасы һәм юл күрсәткечләре төшерелгән мәгълүмат такталары, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган.
Фото: minstroy.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0