Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бәйрәм ялларында кар һәм буран көтелә

Татарстанда бәйрәм ялларында кар һәм буран көтелә

https://tnv.ru

05 Ноябрь 2026, 16:10

Татарстанда бәйрәм ялларында кар һәм буран көтелә
Татарстанда алдагы бәйрәм ялларында — 6–8 ноябрьдә — һава торышы турында республика Гидрометеорология үзәге белгечләре сөйләде.

Яллар кар явудан башланачак. Явым-төшемнәр уртача күләмдә, урыны белән көчле булачак. Кайбер районнарда буран чыгачак. Җил дә көчәячәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15–18 метрга җитәчәк.

Юлларда бозлавык, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән кар көртләре көтелә. 6 ноябрьгә каршы төндә республикада һава температурасы -1…-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -1…+3 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар 7 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары 0…-5 градус күрсәтәчәген фаразлый. Көндез һава температурасы 0…+3 градус булачак. Кабат кар һәм җепшек кар явачак, юлларда бозлавык сакланачак.

Яллар ахырында Татарстанда тагын да салкынайтачак. 8 ноябрьгә каршы төндә һава температурасы -2…-7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез  +2…-2 градус булачак. Тагын кар явачак, юлларда тайгак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар