https://tnv.ru
09 Ноябрь 2026, 12:10

10 ноябрь, сишәмбе көнне, Татарстанда урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, урыны белән ул секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, сишәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы +2…-3 градус булачак. Көндез һава +1…+4 градуска кадәр җылыначак.
Алдагы төндә Казанда термометр баганалары +1…-1 градус күрсәтәчәк. Татарстан башкаласында көндез һаваның иң югары температурасы +2…+4 градус тәшкил итәчәк.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0