https://tnv.ru
10 Ноябрь 2026, 10:18

Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре республикада бу атнада көтелгән һава торышы турында сөйләде. Бүген Татарстан аша җепшек кар һәм яңгыр алып килгән атмосфера фронты үтә.
10 ноябрьдә, сишәмбе көнне, республикада урыны белән аз күләмдә катнаш явым-төшемнәр сакланачак. Төнлә һава температурасы +2…-3 градус, көндез +1…+4 градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.
11–12 ноябрьдә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, атмосфера басымы күтәрелү сәбәпле, Татарстан көньяк антициклоны йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр күп көтелми. 12 ноябрьдә көндез җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +2…-3 градус, көндез 0…+4 градус тәшкил итәчәк. Юлларның аерым урыннарында тайгак булачак.
Алдан фаразлар буенча, атна ахырында һава торышы үзгәрәчәк. 13 ноябрьдә тотрыксыз һава торышы көтелә: җепшек кар явачак, ул яңгырга күчәчәк. Урыны белән җил секундына 15–17 метрга кадәр көчәячәк.
14 ноябрьдә, шимбә көнне, республика Атлантика циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Шул ук вакытта Атлантикадан җылы һава массалары керәчәк. 13 ноябрьдә көндез һава температурасы +3…+8 градуска, 14 ноябрьдә +5…+10 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0