Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2026, 09:02

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә
Бүген Татарстанда һава температурасы +1…+4 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда һава +2…+4 градустан артмаячак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар бүген яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә аз күләмдә явым-төшем көтелүен фаразлый. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 5–10 метрга җитәчәк. Юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бу атнада Татарстан көньяк антициклоны йогынтысында булачак. Атлантикадан һава массалары керү сәбәпле, республикада кабат җылытачак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар