Онлайн трансляция

Свернуть

Кулга чалгы, көрәк тотып. Балтырган белән көрәшкә!

Кулга чалгы, көрәк тотып. Балтырган белән көрәшкә!

https://tnv.ru

11 Июнь 2020, 14:33

375

0

Агулы үсемлек азмасын өчен аны чабу эшенә керештәләр. Республикада ул узган ел 1200 гектарны басып киткән. Бүгенгә мең гектарга якын мәйданда табылган, территорияләрне өйрәнү дәвам итә.

Кулга чалгы, көрәк тотып. Балтырган белән көрәшкә!
Балтырганга каршы көрәш ничек алып барыла, ул нәтиҗәлеме? Узган ел бу эшне башкаруга үткәрелгән уңышсыз аукционнан соң - быел финанслар бүленәме? Гөлназ Сәйфетдинова.

Авылда чалгы белән печән чабучылар сирәгәйсә дә, балтырганга каршы көрәшкә - нәрсә бар, шуның белән чыгалар. Техника да, кул көче дә җәлеп ителә.

Фәридә ГОМӘРОВА: "Көрәк белән тамырларына сугып барабыз. Авылыбызны бастырмас өчен кызлар белән шундый өмәгә чыктык".

Илдус ГАРИПОВ: "Авыл эчләрен, су буйларын бетердек, менә урман буенча килдек".

Гөлназ СӘЙФЕТДИНОВА: "Балтырган агулы үсемлпек. Аның согы тән тиресенә эләксә, кояш нурлары тәэсирендә пешә. Бүгеннән урамда маска, перчаткасыз йөрергә яраса да - балтырган белән көрәшкә чыгучылар өчен бу таләп мәҗбүри кала".

Бу эшне вакытында башкару да кирәк. Үлән чәчәк атканчы.

Марс ВӘЛИЕВ, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Лаеш районы буенча вәкиле, агроном: "Чәчәк атса, семеналары коелса аннары уже бик авыр. Ул килсә аннан башка сорняклар да качып бетә".

Лаеш районында гына балтырган 8 гектарда табылган. Республика буенча ул ким дигәндә мең гектардан артык.

Равия ЕВДОКИМОВА, Пәрәү авыл җирлеге башлыгы: "Көчебез белән, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне җәлеп итеп эшлибез".

Узган ел республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы - балтырган таралуны киметү чараларына 10 миллион сум күләмендә акча да бүлеп биргән иде. Аукцион узды. Әмма, җиңүче - балтырганны җиңә алмады.

Любовь ЗАНИНА, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары: "Шәхси компания җиңгән иде. Эшне башлады. Әмма башкарып чыга алмадылар. Баш тарттылар, килешү өзелде. Бу акча тотылмыйча калды. Санитар эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә - бу чараларга быел акча гомумән каралмады.

Татарстанда балтырган 1000 гектарны басып алган. Бу ачыкланганы гына. Иң зур плантацияләр Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Балтач, Биектау, Питрәчтә. Әрсез үләнне чабалар гына. Химик матдә кулланылмый. Аларны елга, торак пункт тирәсендә сибәргә рөхсәт тә юк, акча да. Шуңа да бүген авыл җирлекләре кешеләрне өмәгә генә чыгара. Әмма монда да 5 ел рәттән, сезонына биш тапкыр чапкан очракта гына нәтиҗәсе була диләр.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре" сюжетында


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров