Онлайн трансляция

Свернуть

Иннополис үзенең 5 еллыгын онлайн бәйрәм итә - видео

Иннополис үзенең 5 еллыгын онлайн бәйрәм итә - видео

https://tnv.ru

10 Июнь 2020, 13:01

255

0

Борчыган сорауларга виртуаль хезмәткәр җавап бирә, ә шәһәр урамнары буйлап - йөртчесез таксилар хәрәкәт итә. Фантастика түгел, бу  - Иннополисның бүгенгесе.

Иннополис үзенең 5 еллыгын онлайн бәйрәм итә - видео
Иннополис үзенең 5 еллыгын онлайн бәйрәм итә. Аны шәһәр сайтында һәркем күзәтә ала. Иннополисны Россиянең иң яшь һәм акыллы каласы дип атыйлар. Төзелгәненә әле 5 кенә ел. 2016 нчы елда биредә 102 кеше яшәсә, хәзер 4 меңнән артык. Инновацияле шәһәрнең бүгенгесе һәм киләчәккә планнары хакында - Рәмзилә Гафиятуллина.

Тәүлекнең кайсы вакытында гына мөрәҗәгать итсәң дә, тыңлый һәм җавап бирә. Элемтәдә - Иннополис шәһәре мэриясенең виртуаль хезмәткәре - Инна исемле бот. Биредә яшәүче яшь айтишниклар гаиләсе аның белән уртак телне тиз тапкан. Монда 3 ел элек күчеп килгәннәр.

Константин КУРИЛОВ - Иннополиста яшәүче: "Зур шәһәрләрдә кем беләндер очрашыр, җыелыр өчен, шактый вакыт китә. Ә монда бөтен фикердәшләребез - бер урында. Бу бик җайлы. Безнең сөйләшер темалар, киләчәккә планнар бер төсле".

Кызлары Даниэллага өй янында гына балалар бакчасы, яңа мәктәп, лицей булуы бик уңайлы. Эш урынына да җәяүләп кенә барасы. Менә бу бина - It - компанияләр оясы, ягъни технопарк. Монда туган идеяләргә Россия генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Алар дирижабльләр белән идарә итә, ресторанны кайсы җирдә ачу отышлырак булуын белә, үпкәдәге тайпылышларны да күрәләр. Иннополис роботлары игътибарыннан бернәрсә дә читтә калмый.

Вячеслав ЛУКИН - интеллектуаль видеоаналитика компаниясе генераль директоры: "Интернет юньләп тотмаган урыннарда транспорт хәрәкәтен компьютер ярдәмендә күзәтәбез. Алынган видеолар анализлап, кирәк җиргә җибәрелә".

Иннополис университетына хәзер 30 илдән килеп белем алалар. Технопарк резидентларының да географиясе киң. Монда бүген 3 мең ярым кешегә эш урыннары булдырылган. Теләүчеләр тагын да бар.

Роман ШӘЙХЕТДИНОВ - Татарстан Премьер-министры урынбасары, Иннополис проекты кураторы: "Әле узган атнада гына тагын 20 ләп компания- стартапларның гаризаларын карадык. Шуларның 3 тән бере - Иннополис университеты студентлары башлангычы".

Бина инде резидентлар белән тулы диярлек. Теләүчеләр өчен күршедә тагын бер технопарк төзеп яталар.

Ренат ХӘЛИМОВ - «Иннополис махсус икътисадый зонасы » җәмгыяте генераль директоры: "Бу технопарк Николай Лобачевский исемен йөртәчәк. Хәзер эшләр 60 проөентка төгәлләнгән, технопаркны ел ахырына тапшырырга планлаштырабыз".

Иннополисны иң яшь шәһәр дип атаулары аңа 5 яшь булганга гына түгел. Монда яшәүчеләр үзләре дә бик яшь. Күбесенә 30 да юк. Бирегә уңайлы шартлар һәм зур акчалар артыннан киләләр. Монда уртача эш хакы 75 мең сум тирәсе.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре" сюжетында


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров