Онлайн трансляция

Свернуть

Умартачылар саң суга: кортлар бал ташымый, агуланып үләләр

Умартачылар саң суга: кортлар бал ташымый, агуланып үләләр

https://tnv.ru

23 Июнь 2020, 14:44

314

0

Кукмара районы Яна Сәрдек авылында купләп бал кортлары улә башлаган. Умарта асраучылар хәзер уңышсыз калырбыз дип борчыла. Барысына да басуда чүп үләннәренә каршы сибелгән гербицид сәбәпче булуы ачыклаган. Янадан бу хәл кабатланмас өчен белгечләр нинди саклык чараларын күрергә мәҗбүр? Руслан Хөснетдинов кызыксынды.

Умартачылар саң суга: кортлар бал ташымый, агуланып үләләр
Раил Шакировның 20 ел умарта тотып, мондый хәл күргәне булмый. Берничә көн эчендә котрлар күзгә күренеп кимеде ди. Алар басудан ояларына кайтып җиткәч, кисәк улә башлый.

Раил ШАКИРОВ-умартачы:
- Бал вакыты яңа башланып китте. Калмады. Колхозда урак өстендә механизаторлар калмаган кебек килеп чыга инде. Мәсәлән, монда бөтенләй очмый корт.

Руслан ХӨСНЕТДИНОВ:
- Менә бу үлгән кортларның әле 5 % да юк. Хуҗа аны бер оядан җыеп алган. Күпме зыян килгән дисезме? Моны исәплисе дә, исәплисе. Ләкин шунысы кызганыч үлгән кортларның күбесен эшче кортлар тәшкил итә.

Бу авылда тагын 3 умартачы бар. Аларда да шул ук хәл. Раил Шакиров күршеләре белән бергәләп хәзер бу хәлнең сәбәбен ачыклый. Фаразлары төрле. Умарталыкларыннан ерак түгел ике басу урнашкан. Татарстандагы кырда арыш үссә, Киров өлкәсенә караганында - хәзер люцерна чәчәк ата ди.

Раил ШАКИРОВ-умартачы:
- Киров өлкәскендә люцерна чәчкәннәр. Без уйлыйбыз кортлар нәкъ шунда агуланган дип.

Кукмара районы хакимиятендә инде куршеләр Киров өлкәсе хуҗалыклары белән элемтәгә чыкканнар.

Таһир БАРИЕВ, Кукмара районының умартачылык буенча инспекторы:
- Маврик дигән препарат белән эшкәрткәннәр. Өченче класс. Мало опасный для пчел диелгән.

Бегечләр әйтүенчә, бу як кырларда агулы маддәләр сибәрлек кырлар юк. Арыш та әле чәчәктә тугел. Шул ук вакытта Киров өлкәсе умарчылыкларында кортлар үлүе билгеле.

Кукмара районы үз умартачыларын хәзер эшкәртү турында телефон аша кисәтә. Раил Шакиров 60 мең сумга кадәр зыян килде, дип фаразалый. Хәзер аны каплар өчен нишләргә җыенуын әле хәл итмәгән. Әмма башка республикалар белән чиктәш район умартачыларына ул сак булырга киңәш итә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров