Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан халкын коронавирус антитәнчекләрен ачыклау максатыннан тикшерә башлыйлар - Видео

Татарстан халкын коронавирус антитәнчекләрен ачыклау максатыннан тикшерә башлыйлар - Видео

https://tnv.ru

22 Июнь 2020, 11:46

293

0

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең дүртенче ае китте. Бу атна безгә берничә мәгълүмат бирде. Июнь ахырында - Татарстан халкын коронавирус антитәнчекләрен ачыклау максатыннан тикшерә башлыйлар. КФУда тиз нәтиҗә бирә торган тест ясала.

Татарстан халкын коронавирус антитәнчекләрен ачыклау максатыннан тикшерә башлыйлар - Видео
Бу анализлар җәмгыятьтә күмәк иммунитет формалашамы, юкмы икәнне белергә ярдәм итәчәк. Рания Абдрахманова үзендә антитәнчекләр барлыгын ачыклаган татарстанлылар белән сөйләште һәм вирус белән көрәш кырында антитәнчекләрнең нинди роль уйнавын өйрәнде.

Традициягә тугры калып, бүген дә материалыбызны шәһәр һәм районнарда теркәлгән авыру очракларын күзәтүдән башлыйк. Коронавирус тарала башлаганнан бирле иң зур саннар Казанда, аннары Яр Чаллы. Түбән Кама бара. Җәй башына Татарстанда бу авыру теркәлмәгән район калмады. Иң күп очраклар - Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Питрәч кебек Казанга якын районнарда. Шулай ук беренче унлыкта Чүпрәле, Алабуга, Арча бар.

Биектау - республика күрсәткечләреннән артык саннар бирүче районнар исемлегендә. Берничә ай элек коронавирусның шәһәрдә түгел, ә райондагы беренче очрагы монда ачыкланган иде. Шулай да авылда тормыш аңа карап кына туктамый. Аеруча хәзер, җәйнең кыл уртасында. Әмма куркынычсызлык чаралары аларның исендә.

Радик ИБРАҺИМОВ:
- Бездә болай коронавирус юк. һәрберебезнең кесәдә маска перчатка!

Фәнис САФИН:
- Кибеткә шунсыз кертмиләр. Ара калдырып чират торалар.

Халидә ГЫЙЗЗӘТОВА:
- Ышанабыз, менә гел маска, перчаткадан йөрибез, ышанабыз Алла сакласын.

Лилия НИГЪМӘТҖАНОВА:
- Барлыгына ышанабыз, авылда бардыр дип белмим, ишеткән юк.

Авылда авыру бармы, юкмы - тиздән моны махсус рәвештә ачыклаячаклар. Июнь ахырына кадәр районнарга коронавируска каршы тест уздырырга кайтырга җыеналар.

Марина ПАТЯШИНА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе:
- Татарстан - роспотребнадзор тарафыннан пилот төбәк буларак сайланды. Бездә коронавируска карата иммунитетны тикшерәчәкләр. Июньдә 2800 кешедән кан алыначак. Анализ нәтиҗәсе исә, халыкның әлеге инфекциягә каршы тору дәрәҗәсен күрсәтәчәк.

Тест түләүсез булачак. Бүген аны уздыруга әзерлек бара. 16 район сайланган.

Любовь АВДОНИНА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Бу, әлбәттә, Казан һәм Яр Чаллы, чөнки зур шәһәрләр. Шулай ук авыру очраклары - республиканың уртача күрсәткеченнән зуррак булган районнарга чыгачакбыз. Моннан тыш, вирус очраклары аз теркәлгән районнар күз уңында тотыла.

Бүген статистика мәгълүматлары республикадагы авыру очраклары кимүен күрсәтсә дә, табиблар инфекциянең икенче дулкыны булырга мөмкин ди. Антитәнчекләргә уздырылачак тест халыкның күмәк иммунитетын ачыкларга ярдәм итәчәк дә. Әлегә мондый тестны үзең теләгән очракта бары тик шәхси клиникаларда, түләп кенә ясап була.

Тест кан бирүдән бернәрсәсе белән дә аерылмый.

Диана МОРТАЗИНА:
- Коронавирус бернинди билгеләрсез дә узарга мөмкин дип сөйлиләр бит. Үземне, якыннарымны кайгыртып, бу тестны ясарга булдым.

Бу бер клиникада гына мондый тестны 800 кеше тапшырган. Шуларның 15%тында инде коронавируска иммунитет булуы ачыклана. Татарстанда гомумән 14 мең кеше тикшерелгән. 5 процентында - антитәнчекләр табыла. Димәк, авыруның кешегә сизелмичә узган очраклары бар.

Авыруның Аяз Исмәгыйлевта башка бернинди билгеләре дә булмый. Әмма температурасы ике атна төшми. Сырхауханәдә уздырган тест та тискәре нәтиҗә күрсәтә. Шулай да дәвалангач, ул үз теләге белән коронавируска антитәнчеккә тест ясатырга була.

Аяз ИСМӘГЫЙЛЕВ:
- Кан биргәч, томография узгач - анализларны күрсәттем дә - алар бу синең ковид булгандыр диделәр. Шуннан бер ай узгач тест ясаттым. Ул антитела дигәннең бик югары икәнен күрсәтте. Гриппмы, коронавирусмы - үземә дә кызык бит инде, антитела булгач - иммунитет диләр.

Тестны әлегә бары тик табиблар гына уздыра. Әмма бик тиздән аны өйдә дә эшләп булачак. КФУ галимнәре 15 минутта нәтиҗә бирә торган эскпресс-тест улайп чыгару белән мәшгуль.

Альберт РИЗВАНОВ, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты профессоры:
- Хастаханәләрдә хәзер файдаланыла торган гади тестларны - иммунофермент анализын - махсус лабораториядә алырга кирәк. Нәтиҗәсе берничә сәгатьтән билгеле була. Ә безнең бурыч - тиз арада пациентның авырыймы юкмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итә торган экспресс-тест булдыру. Аны оешмаларда да, өйдә дә кулланып булачак.

Йөклелек тесты кебек үк. тик сидек анализы урынына монда кан тамчысы тамызырга кирәк. Әгәр дә бер сызык булса - антитәнчеләр, ике сызык - кешедә коронавируска антитәнчекләр бар, ягъни ул я хәзер авырый, я авырган, тик иммунитеты барлыкка килгән инде.

Яңа тестны алар КФУ клиникасында 1 мең хезмәткәрдә сынаган. Моннан тыш Сәламәтлек саклау министрлыгы аша РКБ бн 7нче хастаханәгә мөрәҗәггат итүчеләрне тикшергәннәр. Антитәнчекләр табыла. Шундый иммунитеты барлыкка килүчеләр 50 проценттан артып киткәннән соң эпидемияне җиңдек дип санарга була ди белгечләр. Ул арада КФУда коронавируска каршы вакцина әзерләү белән дә мәшгульләр. Шундый ук җитештерү эшләре Вектор үзәгендә бара. Чөнки киләчәкне фаразлап булмый.

Бу атнаның тагын бер яңалыгы - Казанда төзелүче йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын карагач, Президент Рөстәм Миңнеханов обектны бер атна алдан әзер итәргә кушты. Аны 15нче августка төзеп бетерергә җыеналар иде.

Илшат ГЫЙМАЕВ, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары:
- Ул 232 койкага исәпләгән, әмма кирәк булганда 504 урынга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Хәзер Татарстанда 34 госпиталь ковидлы яки ковид бар дип шикләнелгән пациентларны кабул итә. Яңа клиника авыруның икенче дулкыны башланса, зур терәк булачак. Ә моны булдырмас өчен татарстан халкыннан һаман да, саклык чараларын күрүне сорыйлар. Кеше күп булган урыннарда маска, перчаткадан йөрү, ара калдырып басу һәм чит аралашуларны чикләү.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров