Онлайн трансляция

Свернуть

"Мондый җәйне инде ун еллап күргән юк иде"

"Мондый җәйне инде ун еллап күргән юк иде"

https://tnv.ru

25 Июнь 2020, 12:34

330

0

Коронавирус терлек азыгын әзерләүгә комачауламый. Бүген бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров шулай дип белдерде. Республикада 370 мең гектар күпьеллык үләннәр чабылган, 153 мең тонна печән әзерләнә. Кайсы районнарда эш гөрләп бара? Кара исемлектә кемнәр? Руслан Хөснетдинов материалы.

"Мондый җәйне инде ун еллап күргән юк иде"
Сергей Дасаев комбайнда 20 ел эшли. Мондый җәйне инде ун еллап күргән юк иде, ди. Кояш та вакытында кыздыра, яңгыры да ява. 3 көн элек сенаж сала башлаганнар. 40 гектар мәйданда - 3 комбайн, 2 трактор эшли. Гектарыннан 50 тонна терлек азыгы чыга. Печәннән аермалы буларак, аны артык киптерергә ярамый.

Сергей ДАСАЕВ Н.Токарликов исемендәге хуҗалык комбайнчысы:
- Аны бөтенләй дә киптерергә түгел. Әзрәк дымлырак булырга тиеш сенажная масса. Бөтенләй кипсә инде печәнгә китә. Без аннары күчәбез.

Бу хуҗалыкта 15 мең гектар сөрүлек җире бар. Җитештерүчәнлекне арттыру өчен ике ел элек чит ил комбайны сатып алалалар. Өч тапкыр күбрәк печән җыя, тизрәк эшли. Аның белән азык сыйфаты да яхшы була, диләр хуҗалык җитәкчелеге.

Александр ВАВИЛОВ, Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның Акташ бүлекчәсе җитәкчесе:
- Яңача ясалган ул. Бик яхшы. Безнең ил техникасы белән чагыштырганда, җитештерүчәнлеге дә югарырак.

Хәзер Республиканың барлык районнарында да шушы эш белән мәшгульләр. Быел 500 мең гектарга якын күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләнәчәк. Аеруча Бөгелмә, Әтнә, Тәтеш, Лаеш, Нурлат районнарында эш җайлы бара. Ә менә Яшел Үзән, Әлки, Минзәлә һәм Югары Осланлыларга тырышлыкны ашыгыч төстә арттырырга кирәк, диләр министрлыкта.

Марат ҖӘББАРОВ, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
- Коронавирус шартларында яшәүгә карамастан, басу-кырларда эш дәвам итә. Хуҗалыкларда барлык саклык чаралары үтәлергә тиеш.

Татарстанда 153 мең тонна печән, 1 миллион 200 мең тонна сенаж әзерләнгән инде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров