Онлайн трансляция

Свернуть

Дару үләннәре җыеп акча эшләп буламы?

Дару үләннәре җыеп акча эшләп буламы?

https://tnv.ru

17 Июль 2020, 15:58

254

0

Дөньяның иң яхшы галимнәре коронавирустан дару уйлап табу хакында баш ватканда, халык табиблары шифаны аяк астыннан эзли.

Дару үләннәре җыеп акча эшләп буламы?
Дөньяның иң яхшы галимнәре коронавирустан дару уйлап табу хакында баш ватканда, халык табиблары шифаны аяк астыннан эзли. Учлап дару ашаганчы табигать нигъмәтләре белән дәвалану яхшырак. Шифалы эшкә Татарстан кулланучылар берлеге дә өлеш кертә. Быел да 500 тонна чимал җитештерергә исәп. Хуш исле болыннардан - Рәмзилә Гафиятуллина.

Сиринә Әхмәтова иртәнге 7 дән болында. Мәтрүшкә җыялар. Мондый бәйләмнәрне төшкә кадәр генә дә 200 дән артык пар әзерләгән булганнар. Биредәге хуш исне , кызганыч, телевизор аша җиткереп булмый. Тәнгә сихәт, җанга - ял. Авыл кызын черки- кигәвен дә куркытмый.

Сиринә ӘХМӘТОВА:
- Гел конторада гына утырганчы, монда чыгып табигатьтә ял итеп кайтабыз.

Болында бүген кулланучылар берлегендә эшләүчеләр генә түгел, табигатькә гашыйк гади халык та күп иде. Акча - аяк астында. Дару үләннәрен җыеп тапшырып, бер җәйдә 100 әр мең сум эшләүчеләр дә бар монда.

Ренат БИКБОВ - Татарстан кулланучылар берлеге рәисе урынбасары,
- Февраль башыннан нарат бөресе җыя башлыйбыз, алар менә 350сумнан, аннары каен бөресе, карлыган....+50 дән артык файдалы үлән.

Татарстанда дару үләннәре бик күп, табигать шифасын тулысынча файдаланмыйбыз гына. Июль аенда гына да 24 төрле үлән җыярга мөмкин икән. Әйтик, менә бу сары мәтүшкәне 99 авырудан дәва, диләр. Ул яраларны тизрәк төзәтә. Зәңгәре - йокысызлыктан булыша. Нервы авыруларына каршы кулланалар.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Дару үләннәрен явым- төшемсез, коры көндә, иртәнге якта җыю яхшырак. Яңгырдан соң җыелган үлән тиз күгәрә, файдасы калмый.

Җыю гына түгел, бәйләмнәрне ясауның да үз тәртибе. Аларның озынлыгы 20-30 сантиметрдан артмаска тиеш.

Мондый файдалы бизнеска буш вакыты һәм теләге булган һәркем кушыла ала. Дару үләннәрен кулланучылар берленең районннардагы бүлекчәләренә илтеп тапшырырга мөмкин. Бүген җыйганнарын Сокурыдагы чәй фабрикасына китерделәр.

Рамил ЯРУЛЛИН - чәй фабрикасы җитәкчесе:
- Кипкән, иссез һәм чиста булырга тиеш.

Кулланучылар җәмгыяте ел да ярты мең тонна тирәсе файдалы үлән җыя. Быел да 140 меңен әзерләгәннәр инде. Хуш исле мәтрүшкә, җиләк, карлыганнар менә шундый пакетларга тутырылып безнең өстәлгә менә. Бу инде химияле - буяулы эчемлек түгел, үзебезнең татар чәе.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Татарның 90 проценты чәйдән тора дигән гыйбарә юктан гына чыкмаган. Безнең халык чәйсез яши алмый. Ачык чырай- якты чәй диләр татарда. Ә инде аңа үләннәр дә кушып җибәрсәң, тәме онытылмаслык була.

Мондый чәйне Россиянең 60 төбәгенә җибәрәләр. Сыек чәйне халыкта Мәскәве күренә торган дисәләр, мондыен чит илләргә чыгарырга да оят түгел. Җир йөзенең бөтен шифасы табигатьтә, дигән борынгылар. Учлап дару ашарга күнеккән халыкның аяк астындагы файдалы үләннәргә күчүе сөендерә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров