Онлайн трансляция

Свернуть

Сәүдә үзәкләре ачылды

Сәүдә үзәкләре ачылды

https://tnv.ru

16 Июль 2020, 15:26

260

0

Ишекләр ачыла. Татарстанда сәүдә үзәкләре, базар, кафе, рестораннарны ачарга рөсхсәт бирделәр. Бу хакта республика хөкүмәте карары бар.

Сәүдә үзәкләре ачылды
Эшмәкәрләр өчен бу зарыгып көткән яңалык. Чөнки коронавируска бәйле чикләүләр кертелгәннән бирле, бик күпләр миллионлаган сум табышын югалтты. Нихаять, тормыш җанлана кебек. Әмма элеккечә үк түгел. Кайда барып, нәрсә эшләргә яравын-ярамавын Рәмзилә Гафиятуллина аңлатыр.

30 градус эсседә битлек һәм пирчәткәдән йөрү җиңел булмаса да, аңлый халык: температура белән урын өстендә ятканчы, шушы берничә тукталышны РОСПОТРЕБНАДЗОР таләпләрен үтәп узуың хәерле. Тик киңәшләргә колак салмаучылар да бар.

Любовь АВДОНИНА - Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Битлек һәм пирчәткәләргә ияләшергә вакыт. Аларны әле тиз генә салмаячакбыз. Эссе булуын да, кешенең арыганын да аңлыйбыз. Әмма бу - авыруны кисәтүдә мөһим чара. Уяулыкны әз генә киметсәң дә, авыруның кабат баш калкытуын көт тә тор!

Сүз уңаеннан, Татарстанда коронавирусның беренче очрагы теркәлгәнгә бүген төп төгәл 4 ай. Авыру әкренләп чигенә башлады кебек. Һәрхәлдә моннан 3 атна элек ИВЛ астында ятучылар 70 ләп булса, бүген 54 кеше. Яңа очраклар саны да тотрыкланды. Шуңа да әкренләп чикләүләрне киметәләр. Киләсе тукталыш - зур сәүдә үзәкләре. Бүгеннән ишекләр ачыла.

Антисептик сиптереп, битлектән йөрү хәзер кул юу кебек үк гадәти күренеш. Шунсыз кирәк әйбереңне алам димә. Онытылган - өйдә калган, диючеләргә пирчәткәне ишек төбендә дә бирәләр.

Рафаэль РӘХИМУЛЛИН - шәхси саклык оешмасы хезмәткәре:
- Аптекага җибәрәбез, кайсы мшинасыннан алып килә, әмма битлексез һәм пирчәткәсез - КЕРТМИБЕЗ!

Әлеге сәүдә үзәге дүшәмбедән генә ачылган. Тулысынча түгел. Әллә халык ишетмәгән, әллә авырудан сакланалар - бүген анда кергән-чыккан кешеләр бармак белән генә санарлык иде.

Ольга АНДРЕЕВА:
- Кибетләр ачык булмагач, җайсыз, әлбәттә. Үзеңә кирәк әйберне ничек сайлап аласың. Шуңа да ачылуларын ишетүгә ук йөгереп килдек.

Моңа кадәр 800 квадрат метрга кадәрле сәүдә үзәкләрен генә ачсалар, бүгеннән зуррак мәйдандагыларын да эшләтеп җибәрергә рөхсәт бирделәр. Әмма 40 квадрат метрлы залга 4 кешедән артык кертмәскә кушылган. Битлек - пирчәткәдән йөрү, бүлмәләрне һаман саен җилләтеп, җыештырып тору, керү юлына антисептиклар кую шарт.

Җәмәгать урыннарына битлек һәм пирчәткәдән йөрү конронавирус кына түгел, башка авырулардан сакланырга да булыша. Әйтик, бу яртыеллыкта Татарстанда эчәк инфекцияләре 36, энтеровирус - 30, җил чәчәге белән авыручылар саны 25 процентка кимегән.

Төнге клублар, балалар өчен күңел ачу һәм уен бүлмәләрен ачарга ярамый әле. Кинотеатрлар да ябык. Ил күләмендә аларны ачарга рөхсәт бирелсә дә, безнекеләр җирле хөкүмәт карарын көтә.

Альбина НӘБИЕВА - «Синема Парк» кинотеатры директоры:
- Рәтләр арасын, залларның аркылысын - буен үлчәдек. Тамашачыларны нинди тәртиптә утыртачагыбызны да беләбез. Хәзер дезинфекцияләү чараларын урнаштыру мәсьәләләре хәл ителә.

Бер-береңә бер метрдан якынрак килү тыела, сеанс саен ярты сәгать тәнәфес - кинотеатрларга шундый таләп. Җәмәгать туклануы урыннарына да чират җитте. Бүгеннән кафе -рестораннар да ачыла. Әмма урыннарның яртысын да кулланырга рөхсәт. Банкет үткәрәсең килсә, җәйге верандада гына. Кунаклар саны 50 дән артмаска тиеш.

Тормыш үз агымына кайтса. беркадәр курку бар барын. Ярый ла ишек төбендә каравыл торучылар карап - күзәтеп торса.

Вирус безне кайда да сагалап кына тора. Уяу булырга һәм чир турында онытмаска чакыра табиблар. Кирәксә- кирәкмәсә халык арасына чыгып йөрмәскә. Хәтта сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә теш сызлаганда гына бару шарт.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Теш дәваханәләрендә табиб белән авыру арасы бик якын. шуны истә тотып, бөтен медицина учреждениелоәре шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде. Шуңа да бүген сәламәтлек саклау тармагындагы учреждениеләрдә авыру очраклары башка урыннарга караганда артык түгел.

Тормыш җанлана дип, сәүдә үзәгенә ашыгучылар колагына: әлегә иркен суларга иртәрәк. Узган тәүлектә Татарстанда тагын 32 кешедә коронавирус тапканнар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров