Онлайн трансляция

Свернуть

Абыйлы-энеле егетләр үз авылларындагы гына түгел, ә күрше авыллардагы чишмәләрне дә төзекләндерүгә алынган!

Абыйлы-энеле егетләр үз авылларындагы гына түгел, ә күрше авыллардагы чишмәләрне дә төзекләндерүгә алынган!

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2020, 17:13

236

0

Үз туган якларын - үз куллары белән матурлыйлар. Кама Тамагы районында шундый оста куллы, изге җанлы кешеләр яши. Эш шунда: абыйлы-энеле егетләр үз авылларындагы гына түгел, ә күрше авыллардагы чишмәләрне дә төзекләндерүгә алынган.

Абыйлы-энеле егетләр үз авылларындагы гына түгел, ә күрше авыллардагы чишмәләрне дә төзекләндерүгә алынган!
Бүген инде кибеп баручы 5 шундый чыганакка икенче сулыш өргәннәр. Хәзер авыл халкы тәмле суга - әлеге чыганакларга йөри. Чишмә сулары тәмен Рания Абдрахманова татып кайтты.

Марат Сәлимуллин - Көрәле авылы егете. Кечкенәдән - чишмә суы эчеп үскәнгәме, бу урыннар күңелгә бик якын, ди. Шуңа абыйсы Нәрис Харисов чишмәләрне төзекләндерергә тәкъдим иткәч, бергә тотыналар.

Марат СӘЛИМУЛЛИН - ул бит инде файдалы эш, файдасы күбрәк булсын дип... авылларга кайтканда җайлы - су кереп алабыз, канистра белән, бөтен кеше шуннан ала, килеп алып китәләр.

Менә тагын бер чишмәне төзекләндерергә әзерләнәләр. Шулай 5 чыганакны тәртипкә китергәннәр.

Төзекләндерелгән чишмәләрнең өчесе - Көрәле авылыныкы. Йортларга су кергән булуга карамастан, барыбер чишмәгә йөри халык. Ешрак Исламетдин чишмәсенә киләләр икән.

Исламетдин чишмәсе дип аталуы юкка түгел. Көрәле авылы кешесе ачкан. Авыл халкы саклап калган.

Дамирә ИБРАҺИМОВА - Кияүгә чыкканан бирле шушында йөрим, ат белән дә ташыдык... авыр иде.

Рәшидә ХАРИСОВА: Тәмле бит суы. Көтүгә чыкканда да, киткәндә, кайтканда гел килеп эчә идек.

Гөлфирә СӘЛИМУЛЛИНА: Бик сөендек, югалыр дип курыккан идек инде, үлән астында калганнар иде.

Көрәле - чишмәләргә бай авыл. Тагын да зур байлыклары - кешеләре. Чөнки нәкъ менә авыл халкы чыганакларны саклап калу өчен көч куя.

Рушан НОТФУЛЛИН - Варварино авыл җирлеге башлыгы (харисов нәрис шөгыльләнә инде. ул сөт җыючы, эшмәкәр... спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Соңгы чишмәне быел рамазан аенда ясаганнар. Анысы бөтенләй Апас районында, юл буенда, шуңа моннан кеше өзелми.

Бу кадрларда - Иске Казиле авылы. Биредә яшәүче яшьләр дә, күршеләрдән куреп, авылдагы чишмәләрне төзекләндерә башлаган.

Илнур САФИН - Иске Казиле авылында яшәүче: Чиста су программасыннан соң чишмәгә ихтыяҗ бетеп торды, ишелә башлады, шуңа яшьләр акча җыелышып үзләре эшләп менә шушындый хәлгә китерделәр.

Тормышта нәрсәне дә булса үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла, дигән гыйбарә бар. Кама тамагында ир-егетләр шулай иткән дә! Алардан үрнәк алучылар булу - эшнең саваплы гына тугел, дәвамлы икәнен дә раслый.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров