Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиевнең бер яраткан сүзе бар. Ул кешеләрне ярата.

Минтимер Шәймиевнең бер яраткан сүзе бар. Ул кешеләрне ярата.

https://tnv.ru

31 Август 2020, 13:00

251

0

Бу атнада бөтен республикадан бабайга кунакка килделәр. Актаныш районы Әнәк авылына. Мәскәүдән дә вәкилләр бар иде. Республиканың беренче президенты  Минтимер Шәймиевның туган авылында - хезмәт героена бюст ачылды. Бабайда кунакта паркында да булдылар. Монда булганнар Минтимер аганың тормыш юлын күреп, ишетә алачак. Туристларга балачак истәлекләрен беренче президент үзе сөйлиячәк.

Минтимер Шәймиевнең бер яраткан сүзе бар. Ул кешеләрне ярата.
Минтимер Шәймиев авылда туып үсүе белән дә, шушы төбәкнең тырыш халкы белән дә горурланып яши. Ә Актанышта аның белән ничек горурланулары турында әйтеп тору да урынсыздыр.

Фидарис ВИЛДАНОВ: М.Ш. капка төбеннән 3 ел укырга туры килде. Әтисен дә бик яхшы хәтерлим. Кара тун киеп йөри иде әле.

Президент булачак малайның балачагы ничек үтүе белән хәзер һәркем таныша ала. Авылда аның әтисе - Шәрип аганың музей йорты эшли. Биредә гаиләнең шәхси әйберләре, йорт җиһазлары, нәсел шәҗәрасе, фотосурәтләр, Минтимер Шәймиев уйнаган шахмат урын алган. 13 ел эчендә музейда 18 мең кеше булып киткән.

Гөлназ ГЫЙБАДУЛЛИНА, Шәрип Шәймиев музей-йорты җитәкчесе:
Менә бу кыскыч белән шикәр кисә торган булганнар. Беркөнне Шәрип ага кайта да үз өлешен Минтимергә бирә, имтихан бирәсе көн була.

Минтимер Шәрипович мәктәптә әйбәт укыган. Көндез авыл баласының эше күп була, китапны кич кулга алалар. Минтимер Шәймиев бу хатирәләрне онытмый.

Музей биләмәсендә бар да җыйнак, матур итеп эшләнгән. Һәм бу урын хәзер туган нигез ишегалды белән генә чикләнми. Ул - "Бабайда кунакта" дип аталган зур бер комплекска әйләнде. Менә - туган нигезе каршында ук Минтимер Шәймиевка бюст. Ул Россиянең хезмәт герое. Һәм андый шәхесләргә туган жирендэ бронзадан сын куела.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты:
«Минтимер ШӘРИПОВИЧ - республиканың икътисадый үсешенә искиткеч зур өлеш кертә, кыю проектларны уңышлы тормышка ашыра. От себя лично хочу. ……Вы наш учитель»

Ышанычлы караш белән туган җиренә карап тора ул. Минтимер Шәриповичның холкын гына тугел, аның сәясәтенең тотрыклыгын да чагылдыра кебек. Аның исеме белән бәйле проектларның кайсын алсаң да, алар зур һәм мөһим. Моны ил җитәкчелеге бәяли.

Игорь ПАНЬШИН - Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары:
- Минтимер Шәриповичның тормыш юлы илебезнең барлык сәяси җитәкчеләре өчен үрнәк булып торды. Ул бүген дә күренекле сәяси лидер, аның сүзләренә һәрчак колак салалар. Минтимер Шәймиевнең эше нәтиҗәсендә Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулык сакланды. Бу барлык республикалар өчен уңай мисал булды.

Вәсим ВАХИТОВ Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе:
- Алар династиясеннән барысы да алар абыйлары апалары барысыннан да белән үз хезмәте белән тырышкан кешеләр. Нинди генә авыыр еллар булмасын акыллы зирәкле җәкче буларак татарстанда бернинди болганышлар да булмады.

Комплексның зур бер объекты - Бабайда кунакта паркы. Җәмәгат урыннарын тәртипкә китеру буенча бай тәҗрибә туплаган Татарстан - кечкенә бер авылда - күз явын алырдай ял итү мәйданы булдырды.

Ике ел элек кенә бу урын шушындый иде. Менә ул хәзер нинди! Сарышлы елгасы аша салынган күпер - әйтерсең буыннар очраша торган урын. Һәр нәрсә заманча, әмма туктаган саен тарих.


Паркта 9 урында Минтимер Шәймиев тормышын яктырткан стендлар куелган. Кайбер истәлекләрнне ул үзе сөйләячәк. Бу терминалларга аның тавышы яздырылган җайланма урнаштырыла.


Монда радиоалгыч макетын да күрергә була. Нәк шундыйны 7нче сыйныфта укыганда Минтимер Шәймиев үзе җыйган.


Биредә "Көрәш" интерактив спорт мәйданчыгы, Нәсел агачы, Шәймиевләрнең нәсел кушаматы - "Чаптын" арт объектлары бар. «Таган», «Гөлбакча" мәйданчыклары халыкны ял иттерү өчен. Һәр нәрсә Минтимер Шәриповичка хас булганча, тирәнтен уйланылып, аерым бер мәгнә салынып эшләнгән. Менә «Гармунчы» фестиваль мәйданчыгы. Монда мәдәни чаралар узачак. Беренче җыр - Минтимер Шәймиевнең үзеннән.


"Бабайда кунакта" комплексы буыннарны берләштереп, Актаныш халкын гына түгел, бөтен республиканы үзенә тартып торачак. Минтимер Шәймиевнең бер яраткан сузе бар. Ул кешеләрне ярата. Бу парк шуның чагылышы кебек.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров