Онлайн трансляция

Свернуть

Иске Мукшы авылында дүрт ел гөмбә җитештерү цехы эшләп килә!

Иске Мукшы авылында дүрт ел гөмбә җитештерү цехы эшләп килә!

https://tnv.ru

22 Октябрь 2020, 12:55

256

0

Иске Мукшы авылында аена 10 тонна вешенка гөмбәсе уңышы алалар. Менә инде дүрт ел үзләренең гөмбә җитештерү цехы эшләп килә. Аны чыгышы белән Иске Мукшы авылы кешесе Анатолий СамарЕкин төзи. Проектка кертелгән инвестицияләр якынча 200 миллион сум тәшкил иткән. Шул рәвешле җирле халык эшле дә була. Ни өчен Анатолий Самарекин гөмбә җитештерүне сайлый? Вешенка гөмбәсен дарулар рәтенә кертеп буламы?

Иске Мукшы авылында дүрт ел гөмбә җитештерү цехы эшләп килә!
Агачта түгел, вешенка гөмбәләре полиэтилен пакетларда үсә. Ә бу зур һәм кызыклы проектка нигез берничә ел элек салына. Ул чакта Иске Мукшы авылы кешеләре Анатолий Самаренкинга үз гозерен җиткерә. Авылда эш юк, нишлик диләр? Гөмбә цехы ачып җибәрергә булалар. Бу эшнең җаен Анатоий Самаренкин әле Совет чорында ук өйрәнеп калган икән.

Анатолий САМАРЕНКИН, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы:
- Бер вакыт илдә ит җитми башлады. Шул чак партия обкомы, министрлар советы да безгә гөмбә үстерү бурычын куйды. Миңа да план бирелде. Әле планны үтәмәсәк, җавап тота идек.

Гөмбә итне дә, күп кенә даруларны да алмаштыра ала, ди Анатолий Самарекин. Бизнесның тагын бер файдасы - бүген цехта 22 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 25 мең.

Илшат МОРАТШИН, Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
- Крестьян-фермер хуҗалык дип кенә әйтәсе дә килми. Монда тулы җитештерү процессы бара. Районга да зур ярдәм бу, кешеләр - эшле, безнең бюджетка салымы керә.

Монда да һәр эшнең җае бар. Инкубаторда температура 30 градус, дымлылык 60% булырга тиеш.

Тәүлегенә 800 килограмм уңыш җыйган бар, диләр. Аена - 10 тоннага җитә.

Вешенка гөмбәсен үстерү өчен махсус катнашманы элек Россия төбәкләреннән сатып алганнар. Хәзер үзләре җитештерәләр. Бер цехны тутырыр өчен 7 тонна көнбагыш кабыгы кирәк.

Бүген моннан вешенка гөмбәсе Татарстан буйлап тарала. Ресторан, сату челтәрләреннән сорыйлар. Соңгы вакытта киптерелгән гөмбәгә ихтыяҗ арта.

Кипкән гөмбәдән соуслар, тәмләткечләр ясыйлар. Аена 300 килограмм вешенка гөмбәсе сатыла.

Анатолий САМАРЕНКИН:
- Элек халык алмый иде. Чын гөмбә урманда гына үсә дип белделәр. Ә хәзер тәмен тойгач, сыйфатын күргәч, авыл халкы гына да аена 80 килограмм гөмбә ала. Урманга да йөрисе юк.

Анатолий Самаренкин цехларны зурайтырга уйламый. Бу бизнеска кертелгән 200 миллион сумлык инвестиция үзен тиз генә каплый алмас, ди ул. Ә менә республика программалары җиһазлар алу, юл салу чыгымнарының бер өлешен каплый.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров