Онлайн трансляция

Свернуть

Гүзәл Уразованың гендер-пати, "партнерские роды"га карашы нинди?

Гүзәл Уразованың гендер-пати, "партнерские роды"га карашы нинди?

https://tnv.ru

21 Октябрь 2020, 11:29

5609

0

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова дүртенче баласын көтүе турында Инстаграм битендә хәбәр иткән иде. Шул уңайдан, җырчының нинди уй-фикерләр, хыяллар белән яшәве турында белештек.

Гүзәл Уразованың гендер-пати, "партнерские роды"га карашы нинди?
- Сез үзегезнең популярлыгыгызны ничә яшьтә тоя башладыгыз?

- Беренче җырларым чыкканда, радиоларга бирә башлаганда миңа 19-20 яшь иде. Радиода “Нинди җыр ишетәсегез килә?” дигән сорауга минем җырларымны әйтәләр иде дә, мин оялып, кыенсынып китә идем. Аннан соң миңа шундый сүзләр дә килеп ишетелде артистлардан: “Менә Гүзәл Уразова дигән җырчы чыккан имеш, әтисе бай ахры, сатып алган бөтен радионы. Шалтыраттырып үзенең җырларын бирдерә икән”. Ә минем Казанга килгәндә бер генә таныш кешем дә юк иде. Минем өчен истә калырлык еллар булды ул. Беренче концертларымны биргәндә 20-21 яшь бар иде микән, “Пирамида” әле яңа төзелгән генә иде ул вакытта. Концертым шунда булды, халык шыгрым тулы иде. Мин чыгам, куркам, тирлим, сүзләрне онытам. Андый зур сәхнәдә чыгыш ясарга мин әзер дә түгел идем ул вакытта. Минем өчен “йолдызлык”ның беренче дулкынын шунда хис итәргә туры килде. Ул көннән бирле мин бер дә үзгәрмәдем. Инде менә 17нче сезонны бирдек.

- Шундый уңышка ирешү өчен нәрсәгә ия булырга кирәк? Талантмы ул, тырышлыкмы яки бәхет эшеме?
- Иң беренче чиратта, кешенең таланты булырга тиеш һәм шуңа өстәлергә тиеш күп-күп әйберләр. Әлбәттә, белем алырга кирәк. Юлыңда очраган һәркем мөһим була башлый ул. Хыял дигән әйберең булса, аңа ирешергә юлы табыла.

- Хәзер нәрсә турында хыялланасыз?
- Минем хыялым – исән-сау бәбиебезне алып кайту.

- Дүртенче балага узганыгызны кайчан һәм ничек белдегез?
- Билгеле булгач та мин сөендем. Бу Ходайдан көтелмәгән бүләк булып чыкты безнең өчен. Илдарга шул ук көнне әйттем, ул да бик сөенде һәм “алып кайтабыз, көтәбез” диде. Җәй көне иде.

- Кызмы яки малаймы икәнен беләсезме?
- Без әлегә әйтми торабыз.

- “Партнерские роды”га карашыгыз нинди?
- Ой, Алла сакласын! Мин андый сүзне әйтергә дә куркам камера алдында. Андый әйбер булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Бу хатын-кызның бик серле әйбере. Электән ничек калган шулай булырга тиеш. Минем өчен әлеге мода – җүләрлек. Хатын-кызның дөньяга калдырасы сабыйлары булырга тиеш. Хатын-кыз шуның өчен яралган, туган дип уйлыйм мин. Минем өчен тормышта балаларым, гаиләм иң беренче урында, аннары эшем, аннары гына калганнары.

- Нигә инстаграмны татар телендә генә алып барасыз?
- Татар телле блогерлар, җырчылар арасында безнең инстаграм беренчеләрдән. Без аны чын үзебезчә, милли, татар телендә алып барабыз. Кайберләре аудитория киңрәк булсын дип русча кушалар. Безнең төп мәсьәләбез аудитория киңлегендә түгел, ә үзебезнең милләттәшләребез шунда каратып тотарга, туган балаларыбызны телдән аермаска.

- Контент мәсьәләсенә килгәндә, кызыклы видеоларга идеяләр каян аласыз?
- Балалар безнең Тик-Токта биеп җибәрсәләр, аларны төшерергә кызык. Инстаграмда материал җитмәү дигән әйбер юк. Нәрсә булса да табылып тора.

- Нинди начар комментарий калдырып була Гүзәл Уразовага?
- Калдыручылар бардыр инде ул. Мин игътибар итмәскә тырышам, вакытым юк һәрберсен төпләп карап утырырга. Ләкин тоссызрак берәр нәрсә язып куйсалар, мин шаярып җавап бирәм. Һәрбер шаяруда дөреслек бар бит инде ул, мин шуны күңеленә салып куям, ул үзенең дөрес булмаган әйберен бәлки аңлар дип.

- Ә “выпендриваться итә диделәр бит әле” дигән пост язуыгыз шул төрттереп куюмы инде ул?
- Ансы сүз юктан сүз чыгару дип кабул иттем мин аны. Минем андый “выпендриваться” итә торган кешеләрне күргәнем бар. Мин үземне андый категориягә бер дә кертмим. Шуңа көлеп карыйм бу әйбергә.

- Сез үзегез текстлар язасызмы постларга?
- Күңелем туса язам. Гадәттә, үзем язарга тырышам. Бар инде фикер кермәгән постлар да. Вакытым булмаса, үзем монда булмасам киңәшчебез куярга мөмкин. Ә болай үзем карап барам нәрсә куярга я куймаска икәнен. Бик күп әйберне мин куймаска дим. Уйлыйм тамашачы турында, дулкынландырасым килми.

- Нәрсәләрне куймаска буласыз?
- Фото астына берәр нәрсә язам да аннары “ярый мин моны эшләмим әле бу юлы, вакыты җиткәч куярмын” дип уйлыйм. Очраклы гына видео туарга мөмкин. Уйлый башлыйсың: тукта әле без моны куйсак нәрсә дип язарлар микән дип.

- Ни өчен үз бизнесыгызны башлап җибәрергә булдыгыз?

- Мин үземнең “Atomy” продукциясе өчен тулысынча җавап бирәм. Ул доход китерсә дә, китермәсә дә мин сөенәм, чөнки әлеге продукция белән мин болай да кулланачакмын. Безнең структурада хәзер 5 меңнән артык кеше бар. Мин аның үзеннән-үзе эшләп барачак икәнен аңлыйм, шуңа көеп, тилмереп йөрмим. Мин аңа эшләп китәр өчен мөмкинчелек кенә бирдем. Татарстаннан чыккан лидерларыбыз күп булса әйбәт түгелме соң инде? Бәлки мин кемгәдер ярдәм итә алырмын шулай. Моңарчы минем башка бер компанияда да эшләгәнем булмады. Нинди генә параллель эшләр булса да, минем төп эшем – ул җырчы булу! Күпме бар үзебезнеке, күпме юк безнеке түгел, шуңа Аллага шөкер дип яшәрбез, миллиардерлар буласы кешеләр түгел. Сәхнәдә йөреп миллиард акча эшләп булмый! Үзебез эшләгәне безнеке булыр дип, булганына шөкер әйтәбез.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров