Онлайн трансляция

Свернуть

Кайбычта төлке дип кеше атканнар?

Кайбычта төлке дип кеше атканнар?

https://tnv.ru

10 Декабрь 2020, 14:02

370

0

Бөтен Татарстанны тетрәндергән фаҗига. Кайбыч районының Колангы авылында бәхетсезлек очрагы килеп чыга. Төлке ауларга дип барган авыл җирлеге башлыгы, ялгышлык белән,  38 яшьлек хатын-кызны атып үтерә. Бүген Диләрә Вәлиуллинаны соңгы юлга озаттылар. Җинаять эше буенча тикшерү бара.

Кайбычта төлке дип кеше атканнар?
Кайбыч районының Мөрәле авылы. Бүген монда Колаңгы авылында дүшәмбе атып үтерелгән 38 яшлек Диләрә Вәлиуллинаны соңгы юлга озаттылар.

Гүзәлия ШАҺВӘЛИЕВА - Мөрәле авылында яшәүче:
- Кичә иртә белән ишеттем, бик кайгырдым, еламыйча түзә алмыйм, авыр булды.

Рәшит ГЫЙЛӘҖЕВ - Мөрәле авылында яшәүче:
- Әйбәт, ягымлы иде.

Бөтен Татарстанны тетрәткән фаҗига 7нче декабр кичендә килеп чыга. Ул көнне Диләрә Вәлиуллина хуҗалыгына төлке еш керудән зарланып авыл җирлеге башлыгы - Фидаил Нигъмәтҗановка мөрәҗәгат иткән була.

Рәмис ХӘЯЛИЕВ - Кайбыч районы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары:
- Кичке сәгать 6да диләрә елап шалтырата. түзеп булмый дип. тыемсызга китте дип.

Авыр җирлеге башлыгы мылтыгын алып Вәлиуллиннар хуҗалыгына килә, дип сөйләделәр буген авылдашлары .

Фаҗига менә шушы территориядә килеп чыга. Участокта кеше яшәми, ә күршедә - Вәлиуллиннар хуҗалыгы. Тавыкларын теплицада асраганнар, төлке шунда ауга йөргән.

Фатыйх ХАФИЗОВ - Кайбыч районы прокуроры урынбасары:
- Шушы хуҗалыкта төлкене аулаган вакытта ике тапкыр төлкегә ата, төлкегә атам дип, ялгыш шушы хатынга тидерә.

Әлеге фаҗига мизгелендә Диләрәнең ире дә шул бакчада була. Алар 20 ел бергә гомер иткән. Эшчән, тырыш гаилә, дип сөйли авылдашлары. Ике бала устерәләр. 1 ай элек кенә улларын армиягә озаткан булалар.

Ринат ВӘЛИУЛЛИН - Диләрә Вәлиуллинаның ире:
- Позвали вот просто и так получилось, никто ничего не ожидал.

Әлеге фаҗига эзеннән Тикшеру кмитеты җинаят эше ачты. "Ялгышлык белән кеше үтерү" маддәсе буенча.

Авылдашлары җирлек башлыгы Фидаил Нигъмәтҗановны уңай бәяли. Теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер, 20 ел җитәкче булып эшли, кешеләрнең хөрмәтен яулаган.

Ринат ЗИННӘТУЛЛИН - Мөрәле авыл җирлеге башлыгы, Фидаил Нигъмәтҗановның хезмәттәше:
- Фидаил бик ярдәмчел кеше.һәрхәлдә поступогын аңларга була. кешегә ярдәм итәм дип барган бит инде. кеше сүзен аяк астына салып таптый торган кеше түгел.

Мөнирә ЗӘЙНУЛЛИНА:
- Фидаилне күптән беләм, бик акыллы, бик сабыр, ачу белән эшләрлек түгел.. икесен дә жалко инде..

Әлеге эш ничек кенә тәмамланмасын, ул район өчен һәм әлеге ике гаиләгә зур кайгы алып килде. Моңа охшаш хәлләр ил куләмендә еш булып тора. Әмма монысы республикада торган бер проблеманы ачып салды. Үрчегән төлкеләр мәсәләсен чишәр вакыт тугелме? Чөнки мөрәҗәгатләр районнардан килеп кенә тора. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров