Онлайн трансляция

Свернуть

Дөньяның иң нәселле үгезләре Биектау районында!

Дөньяның иң нәселле үгезләре Биектау районында!

https://tnv.ru

22 Декабрь 2020, 14:26

301

0

Дөньяның иң нәселле үгезләрен Татарстанның Биектау районында асрыйлар.

Дөньяның иң нәселле үгезләре Биектау районында!
Ә без хәзер күрсәтәчәк репортаж киләсе елның символы турында. Дөньяның иң нәселле үгезләрен Татарстанның Биектау районында асрыйлар. Америка, Европа илләреннән кайткан нәселле хайваннар көн саен республиканың терлекчелек тармагында демографияне үстерүгә үз өлешен кертә. Күбесе - күп балалы әтиләр. Нәсел дәвамчылары сау-сәламәт булсын өчен бу үгезләрне ничек саклыйлар? Айгөл Бәдретдинова.

Менә бу үгез Ребил Голландиядә туган. Яшь әле, урамга чыгуга ук, журналистларга холкын күрсәтә башлады. Мактанырлык та бит! Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш һәм Азнакай сыерларын сөтле дә, токымлы да итә.

Бер-бер артлы подиумга Лунтик, Аристотель, Амадор чыга. "Элита" хуҗалыгында алар 60 баш. Сау-сәламәт булсыннар өчен, печән, катнаш ризык, йомырка, кишер ашаталар. Геннары яхшы булганга, орлыклары да зур кыйммәткә ия.

Бер үгез елына 20 мең доза орлык бирә ала. Мондагы үгезләр орлыкландырган сыерлардан туган бозаулар я итле була, я таналар сөтне куп бирә.

Баш саннары артырга тора. "Элита" предприятиесе ел ахырына кадәр Европадан тагын үгезләр алып кайтачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров