Онлайн трансляция

Свернуть

Татарлар кайда да сынатмас!

Татарлар кайда да сынатмас!

https://tnv.ru

21 Декабрь 2020, 13:46

288

0

"Татарның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен, мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!" Нәкъ шундый уйларны күңел түрендә йөртеп, бу арада татар яшьләребез шаккаттырып йөри әле. Җырчы Гөлназ Батталова ТНТ каналының «Золото Геленджика» тапшыруында бер килограмм алтын отып кайта, татар КВН лигасы егетләре Россия каналының «Сто к одному» телеуенында Александр Гуревичны татарча сөйләшергә өйрәтә. Татарстан данын федераль телевидениедә яклаучылар белән Айгөл Бәдретдинова аралашты.

Татарлар кайда да сынатмас!
Җырчы Гөлназ Батталова ТНТ каналындагы иң популяр проектларның берсендә җиңүенә әле дә ышанып бетә алмый. "Золото Геленджика" проектыннан ул Татарстанга төп приз - 1 килограмм алтын алып кайта. Акчалата ул 2 миллион сум дигән сүз.

Җырчы, актриса, педагог, 3 югары белемле татар кызы "Золото Геленджика" проектында пандемиядә күңелсезләнеп утырганда катнашырга була. Он-лайн кастинг узып, диңгез ярына юл тота. Россиянең 85 төбәгеннән килгән 85 катнашучыны узып, ничек беренчелекне яулавын үзе дә аңлата алмый.

Гөлназ БАТТАЛОВА, җырчы, ТНТ каналының «Золото Геленджика» тапшыруы җиңүчесе:
- Шундый без татар кызлары!

Гөлназ Башкортстанда туган, Татарстанда яши, конкурста да Татарсатн данын яклап катнаша. Республика исеменнән чыгыш ясау - горурлык. Безнең белән кызыксыналар, беренчелекне яулагач та, "тагын Татарстан җиңде инде!" дигәннәр.

Пандемия вакытында КВНның татар лигасы егетләре, танылган татар блогерлары да вакытны бушка уздырмаган. Җәй аенда алар Мәскәүгә барып, Россия каналының "Сто к одному" тапшыруында катнашып кайта.

Программа эфирга 12нче декабрь көнне чыга, анда безнең егетләрне күргәч, бөтен Республика халкы шакката. Идеясе - Рамил Әгъдиевнеке, татар КВНын җитәкләгән егет, без дә катнашырга телибез, дип гариза язып җибәрә.

Алар татар юморын яңа дәрәҗәгә күтәрә, сәләтле, акыллы, тәртипле буын тәрбияли. Шуңадырмы, "Сто к одному" тапшыруы алып баручысы Александр Гуревич татарлар, татар теле белән бик кызыксына.

Жиңәр өчен 10 балл җитмәсә дә, алар финалга уза, һәм Гөлназ Батталова кебек үк, татарларның беркайчан да сынатмавын дәлилли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров