Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Иртәгә Татарстанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

https://tnv.ru

18 Март 2022, 11:01

1563

0

Иртәгә Татарстанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
19 марта Татарстанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә Казанның 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республика районнары предприятиеләре һәм агрохолдинглар катнаша.

Азык-төлек сату мәйданчыклары Казан Мэриясе сайтында бастырылды.

Кибет киштәләрендә кайбер товарлар югалган, тик Республика халкына борчылыр сәбәп юк, Мәсәлән, Татарстан складларында әле ярты елга җитәрлек шикәр комы бар.

Президент кушуы буенча, республикада ике комиссия оешты. Берсе азык-төлек, икенчесе башка төр товарлар буенча. Сәүдә нокталарын тәэмин итү ничек оештырылганын, товарларның бәясен күзәтеп торалар.

Ихтыяҗ артты, сорау зур, киштәләр тулы, кайберсе юк икән - бу вакытлыча күренеш. Кайтартып, куеп өлгерә алмыйлар, ди шул ук комиссия вәкилләре.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров