Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер ир-ат Урта Кабан күле боз астына киткән баланы коткарган

Казанда бер ир-ат Урта Кабан күле боз астына киткән баланы коткарган

https://tnv.ru

18 Март 2022, 10:28

2446

0

Казанда бер ир-ат Урта Кабан күле боз астына киткән баланы коткарган
Кичә кич Казанда Авангард урамы каршындагы Урта Кабан күле боз астына 10 яшьлек кыз төшеп киткән. Кызга ярдәмгә узып баручы ир-ат килгән.

Кызның боздан чыгарганнан соң, аны медикларга тапшыралар һәм Балалар Республика клиник хастаханәсенә (ДРКБ) тикшерүгә илтәләр. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кыз олылардан башка гына булган.

Ведомство казанлыларны бозга кермәскә һәм бу хакта балаларын да кисәтергә өндәде.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров