Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәп ябылса, авыл яшәрме?

Мәктәп ябылса, авыл яшәрме?

https://tnv.ru

04 Апрель 2022, 13:44

964

0

Мәктәп ябылса, авыл яшәрме?
Бу атнада ТНВның "Адымнар" тапшыруына Мамадыш районының Зур Өске авылыннан мөрәҗәгат иттеләр. Биредә башлангыч мәктәпнең ябылу ихтималы турында хәбәр таралган. Алдан ук шуны әйтеп кую кирәк, авыл халкын, ата-аналарны җыеп әйтүче әлегә булмаган, димәк, рәсми мәглүмат юк, әмма монда яшәүчеләр утсыз төтен чыкмый, ди.

Зур Өскедә 200 кеше яши. Монда элек-электән башлангыч мәктәп кенә булган. Соңгы елларда аны балалар бакчасы белән кушканнар. Икесенә бергә 10 бала бар. Тагын ике елдан бакчага килүче сабый калмаячак икән. Димәк, иртәме-соңмы мәктәп бикләнәчәк дип фаразлый авыл кешеләре. Бер яктан карасаң, бу чыннан да объектив күренеш - глобализация, демография нәтиҗәсе. Икенче яктан, мәктәп - балалар беткәнче үк ябылып, калганнарын күрше авылга җибәрмәсләрме? Гади итеп әйткәндә, авыл язмышы өчен янып яшәүче кешеләрнең йөрәк авазы. Мәктәпкә бәйле авыл тормышын Илдар Сафиуллин өйрәнде.


Кызыклы һәм актуаль яңалыклар белән танышып бару өчен безнең социаль челтәрләргә язылыгыз: ВконтактеТелеграмRuTube һ.б.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров