Онлайн трансляция

Свернуть

Кәбестә алтын бәясенә: Казанда кайбер яшелчәләргә бәяләр ике тапкырга арткан

Кәбестә алтын бәясенә: Казанда кайбер яшелчәләргә бәяләр ике тапкырга арткан

https://tnv.ru

08 Апрель 2022, 13:23

576

0

Кәбестә алтын бәясенә: Казанда кайбер яшелчәләргә бәяләр ике тапкырга арткан
Кәбестәгә һәм башка яшелчәләргә бәяләрнең кинәт артуы бүген иң күп фикер алышына торган темаларның берсе. Әле 2 атна элек кенә ул - 60 сум торса, хәзер 128 тирәсе. Үзебезнең кәбестә кайбер экзотик җиләк-җимешләрнең бәясен дә узып китә.

Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенә яшелчә бәясенә кагылышлы 152 мөрәҗәгать килгән инде. Аеруча суган белән кәбестә хакы артты, дип зарланалар. Күпчелек кеше Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Бөгелмәдән шалтырата.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яшелчәләрне кулай бәядән алырга мөмкин. Алар Президент кушуы буенча 23нче апрелгә кадәр шимбә саен уздырыла.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров