Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда язгы кыр эшләре бу атнада тәмамланачак

Татарстанда язгы кыр эшләре бу атнада тәмамланачак

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 13:45

409

0

Әлегә мәйданнарның 91% чәчелгән.

Татарстанда язгы кыр эшләре бу атнада тәмамланачак
Татарстанда язгы кыр эшләре бу атнада тәмамланачак. Әлегә мәйданнарның 91% чәчелгән. Бу хакта бүген Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Май дәвамында яуган яңгырлар эш барышын тоткарлый. Әмма шул ук вакытта җирне дымга баета. Хәзер бурыч - җәйге кыр эшләрен тиешенчә башкару. Үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау, вакытында тукландыру, терлекләргә азык әзерләү.

Апрель-майда - Татарстанда явым-төшем нормадан ике тапкыр күбрәк булган. Нәтиҗәдә, чәчү 2 атнага соңга кала. Хәзергә республикадагы 1 миллион 800 мең гектар мәйданның 1 миллион 700 меңе чәчелгән. Чәчү вакыты узып китү сәбәпле, культураларны алыштырырга туры килгән.

Бу  чәчү кампаниясе республикада иң кыйммәтлесе булган. Орлык, техника, запас частләр, ашламага бәя артты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров