Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда июнь аенда һава температурасы нормадан ярты градуска югарырак булыр дип көтелә

Татарстанда июнь аенда һава температурасы нормадан ярты градуска югарырак булыр дип көтелә

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 13:13

369

0

Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, июнь аенда республикада уртача айлык һава температурасы климат нормасыннан ярты градуска югарырак булыр дип көтелә.

Аерым алганда, Татарстанда июньдә климатик норма +17,8, ә Казан буенча +18,3 градус тәшкил итә. Шул ук вакытта республикада явым-төшем күләме нормадан артмаячак.

Җәйнең беренче көнендә дә Татарстан җирлегендә җылы һава торышы хөкем сөрә.

Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда төнлә һава температурасы +6..+11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+25 градус.

Казанда термометр баганалары +9..+11 градус билгесенә төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә һава +23..+25 градуска кадәр җылыначак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар