Онлайн трансляция

Свернуть

Авыл бәйрәме ничек уза?

Авыл бәйрәме ничек уза?

https://tnv.ru

07 Июнь 2022, 12:11

1992

0

Язгы-кыр эшләренә беренчеләрдән чыгалар һәм чәчүне дә районда беренче булып тәмамлый алар.  Минзәлә районы “Заиковский” хуҗалыгында узган ялларда алдынгыларны хөрмәтләделәр. Әтрәкледә авыл көнен үткәрделәр.  Җирлекнең үзенчәлеге -  ул - районда сакланып калган бердәнбер күмәк хуҗалык.

Авыл бәйрәме ничек уза?
Йомырка белән йөгерү, капчык сугышы, балалар көрәше, баганага менү - берәү дә бүләксез калмый. Әтрәкле бәйрәмен күрергә хәтта күрше район һәм шәһәрләрдән дә килгәннәр.

Казан артистлары да бәйрәмгә аерым бер ямь өсти.

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Шундый матур, җыйнак, каралган авыл. Матур итеп эшлиләр дә, ял да итәләр. Прямо авыл уратсында матур мәйданнары бар, бөтен кеше елмаеп тора, яхшы бәйрәм оештыралар.

Менә шулай кулга-кул тотынышып эшли Әтрәклеләр. Эшләгәннең генә ашы да, ялы да матур була дип яши алар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров