Онлайн трансляция

Свернуть

Балаларның имгәнү очраклары арткан

Балаларның имгәнү очраклары арткан

https://tnv.ru

07 Июнь 2022, 10:36

893

0

Республиканың  балалар клиник хастаханәсенә көн саен имгәнгән 60 ка якын баланы алып киләләр. Кайсы самокатта йөргәндә егылган, кайсын машина бәрдергән, ут белән уйнап пешүчеләр дә бар. Каникулның беренче атнасы нәтиҗәләре шундый. Җәен ата-аналарга аеруча уяу булырга өнди белгечләр.

Балаларның имгәнү очраклары арткан
Ел башыннан бирле балигъ булмаганнар катнашында 151 авария теркәлгән. 160 бала имгәнгән, дүртесенең гомере өзелгән ди инспекторлар.

Гыйбрәтле очраклар еш булып тора. Узган атнада гына Казанда 13 яшьлек кызны юл аша йөгереп чыкканда машина бәрдерә. Транспорт чарасы тизлеген арттырган була. Бала янәшәдә туктап торган автомобильгә барып бәрелә. Ул хәзер хастаханәдә. Тагын бер очрак. 1нче июль көнне 7 яшьлек малай туктап торган машина артыннан юлга йөгереп чыга һәм аны узып баручы автомобиль бәрдерә. Бәхеткә үз ул үзе торып китә.

Тик кайберәүләр гади генә кагыйдәләрне дә истә тотмый ди белгечләр. Күңелсезлекләр ваемсызлыктан килә. Мисал өчен, самокатта йөрергә дә бит ата-аналар үзләре рөхсәт бирә. Ә андыйларның юлы күп очракта хастаханәгә илтә. Узган 2 ай эчендә республика балалар клиник хастаханәсенә самокатта йөргәндә егылып имгәнгән 49 баланы китергәннәр.

Җәен ДРКБга тәүлегенә 50- 60 баланы алып киләләр. Башка ел фасылы белән чагыштырганда 2 — 3 тапкырга күбрәк. Монда сүз юлдагы имгәнүләр турында гына бармый. Ут күздән, газдан да саклану мөһим.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров