Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмара халкы аптырашта

Кукмара халкы аптырашта

https://tnv.ru

08 Июнь 2022, 09:28

3067

0

Ядегәр авылында гомер итүче Галимуллиннарның бакчасы асты- өскә килгән. Бер ай элек утыртылган бәрәңгеләр җир өстендә ята.  Уңдырышлы  катлам юылган. Тәүлек буе яуган яңгыр нәтиҗәсе бу.

Кукмара халкы аптырашта
Ядегәр авылында гомер итүче Галимуллиннарның бакчасы асты- өскә килгән. Бер ай элек утыртылган бәрәңгеләр җир өстендә ята. Уңдырышлы катлам юылган. Тәүлек буе яуган яңгыр нәтиҗәсе бу. Бәрәңгене икенче мәртәбә утыртыргамы, яңадан күмеп карагамы? 1977 нче елдан бирле мондый хәлнең булганы юк диләр.

Сюжеттагы кадрларны яңгырдан соң Ядегәр авылы халкы телефонга төшереп социаль челтәргә куйган. Урам тау елгасы сыман.

Кош-кортлар йөзеп китә язган. Теплицаларга да су кергән. Түтәлләр аккан. Идән астындагы суны бүген генә насос белән суыртып бетергәннәр. Ярый ла бар мал-мөлкәт иминиятләштерлгән булган.

Авылдагы Восход хуҗалыгына килгән зыян тагын да зуррак. Кукуруз басулары су ташкыныннан ерганакланып, казылып беткән. Бу бәла-казадан килгән зыянның суммасы әлегә билгесез. Чөнки кырга керерлек түгел.

Рәсим НУРИЕВ, «Восход» хуҗалыгы бригадиры:
- Бер басу 96 гектарлы, берсе 56 га. Кукурузлар тишелеп чыккан иде инде. Бик нык юган яңгыр. Яңадан чәчәсе булырмы.

Ядегәр авылында яңгыр ярты сәгать кенә яуган. Ләкин ул шулкадәр көчле булган ки су ташкыны менә бу хуҗалыклар аша шушы чокырга җыелган. Хәзер зур өем булып чүп чар гына калган. Хәтта чзгы ташу да болай көчле акмаган.

Торбалар киңрәк булса, Ядегәрне су басмас та иде ди халык. Тау ягыннан агып төшкән ташкын анда сыеша алмаганга йортларга бәреп кергән. 6 хуҗалыкка җитди зыян килгән.

Айдар ФӘЙЗУЛЛИН, Ядегәр авылы җирлеге башлыгы:
- Бүген комиссия килеп зыянны карады. Юл астына салынган су агу торбасын алыштырырга диделәр.

Авыл аша үтүче менә бу юлда асфальтны яңартырга планлыштыралар. Шунда яңгыр сулары ага торган торба да алыштырылачак. Шәхси хуҗалыклар әле кигән зыянның күләмен исәпләгәннәрен көтә генә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров