Онлайн трансляция

Свернуть

Лилия Хәйруллина: "Хәтерлим, роддомга үзем барып җиттем"

Лилия Хәйруллина: "Хәтерлим, роддомга үзем барып җиттем"

https://tnv.ru

07 Июнь 2022, 14:49

3491

0

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина улына 1 яшь тулу уңаеннан үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Лилия Хәйруллина: "Хәтерлим, роддомга үзем барып җиттем"
“Бүген Ратига (Ратмир-ред.) – 1 яшь. Вакыт бигрәк тиз уза. Улым нәкъ бер ел элек иртән иртүк дөньяга килде. Хәтерлим, роддомга үзем барып җиттем. Выписка, чәчәкләр, фотосессия, матур күлмәк тә булмады. Джинс чалбарны көчкә эләктереп, өстемә - футболка, аякка – кеды киеп чыктым.

Хатын-кыз бигрәк авыр юл уза инде. Ниләр генә кичерми (гормоннар алмашынуы, токсикоз, тулгаклар, авыртулар, кәеф үзгәрүе, чәч коелу, йокысыз төннәр... Бу исемлекне дәвам итәргә була... Ләкин барысына да түзәрлек, чөнки нәтиҗәдә син чиксез мәхәббәт хисе кичерәсең”, - дип язган Лилия Хәйруллина. Җырчы архив фотолары белән дә бүлешкән.

Фото: социаль челтәрдән алынды

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров