Онлайн трансляция

Свернуть

Помидор тизрәк кызарсын өчен нишләргә кирәк?

Помидор тизрәк кызарсын өчен нишләргә кирәк?

https://tnv.ru

06 Июль 2022, 12:11

1492

0

"Кызыл Таң" газетасында эшләүче хезмәттәшләребез помидор үстерү буенча киңәшләре белән бүлеште. Без аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

"Быелгы җәйдән кояш нурларын сорап кына алабыз. Шуңа да помидорларны кызарту бик авыр. Ә сез белә идегезме, тоз помидорны тизрәк кызарта, балландыра, корткычлардан сакларга булыша.

1 чиләк бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан агач көле кушарга, 1 сәгать төнәтергә һәм һәр төпкә 0,5әр литр сибәргә була.

Тозлы су чөгендерне дә балландыра. Туфракта натрий җитмәгәндә, чөгендернең яфраклары кызара. Бу очракта 10 литр суга 1 стакан аш тозы салып эретәләр һәм җиргә сибәләр", - дип яза хезмәттәшләребез.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар