Онлайн трансляция

Свернуть

Теләче районында иң нык гаиләләрне хөрмәтләделәр

Теләче районында иң нык гаиләләрне хөрмәтләделәр

https://tnv.ru

06 Июль 2022, 11:36

1228

0

Теләче районында иң нык гаиләләрне хөрмәтләделәр
Теләче районында иң нык гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәм чарасын гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырырга булганнар. Кичә районның мәҗлес залында 17 пар җыелды.

Алар ярты гасыр элек никахлашкан. Район өчен хезмәт куйганнар, балалар тәрбияләп үстергәннәр, гаилә учагының җылысын саклаганнар.

Теләче районы зур түгел. Монда 13 мең ярым кеше яши. Бу елның алты аенда 20 никах теркәлгән. Туйларның гөрләр чагы әле алда — июль һәм август айларында. Тулырак «Татарстан хәбәрләре» репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров